Чыгу урыны һәм вакыты

Оренбург шәһәрендә татар телендә 1906 елның 25 сентябреннән 1907 нең июненә кадәр барлыгы 9 саны нәшер ителә.

Казан, Эстәрлетамак, Орск, Троицк, Петропавловск, Верный шәһәрләрендә тарала.

Нашире һәм мөхәррире — Ш.Мөхәммәдов.

Актив язучы авторлары — М.Бөдәйли, Х.Габдүшев, Б.Ишемгулов, С.Кудаш, Г.Сабиров, Т.Ченәкәй, Г.Шәрифи.

Юнәлеше

«Карчыга» революцион-демократик идеяләрне пропагандалауны үзенә максат итеп куя. Журналның идея-тематик эчтәлегенә «Урал» газетасы мөхәррире Х.Ямашев зур йогынты ясый.

«Карчыга» редакциясе эшче-крәстиян мәнфәгатьләрен, хатын-кызларның тигез хокуклылыгын һәм җәдидчелек идеяләрен яклап чыга. Бюро­кратлык, дәүләт милкен урлау, ришвәтчелек, башбаштаклык кебек социаль бозыклыклар тәнкыйтьләнә.

Мәгариф, икътисад, мәдәният, эчке һәм тышкы сәясәт турында язмалар басыла. Журналга килгән хатлар анда басылган фельетон, сатирик цикллар, эпиграммалар өчен материал булып тора.

Әдәбият

Гимадиев У.И. Сатира, её жанры и художественные средства. Уфа, 1980;

Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987;

Татар  энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хасавнех