Алтын Урда дәүләтенең сәнгате катлаулы этник, мәдәни, социаль мохитта формалаша. Ислам дәүләттә рәсми дин булып игълан ителгәннән соң, гомуммөселман цивилизациясенең мәдәни кысаларында үсеш ала.

Күчмә дала һәм утрак шәһәр мәдәниятләренең үрелеп үсүе Алтын Урда сәнгате стиленең синкретик йөзен тәшкил итә: империя сәнгате белән беррәттән Идел буе, Кырым, Төньяк Кавказ, Урта Азия кыпчаклары, Алтай һәм Себер төрки халыклары традицияләренә хас сәнгать үсеш ала. Шул нигездә Алтын Урда сәнгатенең төбәкләрдәге үзенә генә хас вариантлары барлыкка килә (кара Болгар сәнгате).

Алтын Урда сәнгате билгеле бер дәрәҗәдә калыплашкан югары зәвыклы үрнәкләр йогынтысында иҗат ителә.

Бизәк

Зәркән эшләнмәләр, кием бизәмәләре, торевтика (савытлар, тәлинкәләр, кубоклар), балчыктан ясалган һәм ялтыравык йөгерткән керәч (дивар бизәкләре, савыт-саба), сөяктән уеп эшләнгән көнкүреш әйберләре, бизәлгән сугыш кораллары үзләренең зиннәтлелеге, формаларының нәфислеге, бизәкләрнең байлыгы белән аерылып тора. Ияр, камыт, ыңгырчак, ат дирбиясе әйберләре бизәлешенә зур игътибар бирелә (көмештән һәм бронзадан эшләнгән каеш тегелмәләре, эленмә, боҗра, овал, йолдыз рәвешендәге аеллар).

Ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре бизәмәләре арасында бизәкләп эшләнгән металл аеллар, фигуралы тегелмә тәңкәләр киң кулланыла. Сакланып калган эшләнмәләрнең күпчелек өлеше кыйммәтле ташлар һәм асылташлар кулланып, алтыннан һәм көмештән ясала (күчмә кабиләләр каберлекләрендә, Урта һәм Түбән Идел буе, Кырым, Кавказда, Алтын Урдага кергән башка җирләрдә казу эшләре вакытында табыла).

Алтын Урда сәнгате үсешенең башлангыч дәвере (XIII йөзнең 2 нче яртысы) аның стиленә Ерак Көнчыгыш һәм Үзәк Азия традицияләре үтеп керүе белән үзенчәлекле. XIII йөз ахыры – XIV йөз башында Алтын Урда сәнгате үсеше империянең эре калаларында чәчәк аткан мөселман сәнгате йогынтысында бара.

Архитектура

Шәһәрләрдә таш һәм кирпеч биналар төзелеше, архитектура үсеше Алтын Урда сәнгатенең мозаикалы, майоликалы һәм терракоталы дивар тышламалары, орнаментлы гипс (алебастр) һәм ташны уеп эшләү, гипс кою, дивар нәкыше кебек ысулларның киң таралуына җирлек бирә (кара Монументаль бизәлеш сәнгате).

Ислам дәүләтләре – сәлҗүкләр Кече Азиясе, мәмлүкләр Мисыры, һулагыйлар Ираны белән алып барылган мәдәни һәм башка төр багланышларның йогынтысы Болгар, Сөлхат, Кырык Ир (Чуфут Кала), Иске Йорт (Бакчасарай), Үргәнеч һәм башка шәһәрләрдә безнең көннәргә кадәр сакланган архитектура истәлекләрендә чагылыш таба. Геометрик, эпиграфик һәм үсемлек сурәте төшкән бизәкләр, ачык төсләрнең мул кулланылуы, конструктив-бизәлеш детальләре («мәмлүкләр» кисеме, тромплар, сталактитлар, пәнҗәрәләр һәм башкалар) Алтын Урда шәһәрләрендәге биналарга Якын Көнчыгыш һәм Кече Азия ислам архитектурасы рухын бирә.

Алтын Урда сәнгатендә торак һәм җәмәгать биналары диварларын, мичләрне, кабер ташларын бизәкле, ялтыравык йөгертелгән керәч плитә - майолика белән тышлау аеруча киң тарала. Төрле төстәге орнаментлар б-н бизәлүе, алтын йөгертеп эшләнүе белән үзенчәлекле. Климат шартлары майоликаны биналарның тышкы ягында кулланырга мөмкинлек бирмәгән урыннарда ул интерьерларны бизәү өчен кулланыла (Болгар шәһәрендәге корылмалар). Алтын Урда шәһәрләрендә төзелеш өчен керәч эшләнмәләр җитештерү җайга салына (Харәзем, Иске һәм Яңа Сарай, Болгар). Керәч остаханәләре хәрабәләре, җитештерү технологиясе, бизәлеш һәм төсләр куллану үзенчәлекләре шул хакта сөйли. Кавказда, Кырымда, Кавказ аръягында, Харәземдә, Түбән һәм Урта Идел буйларында (болгар-татарларда) ялтыравыклы керәч савыт-саба җитештерү үзәкләре үсеш ала. Көнкүрештә кулланылган керәч савыт-саба һулагыйлар Ираны, Әзәрбайҗан, Урта Азия үрнәкләренә охшаш булса, гади керәч эшләнмәләрдә монголларга кадәрге традицияләр дәвам итә.

Ташка уеп бизәү

Алтын Урда сәнгатенең төбәктәге үзенчәлеге ташка уеп бизәү сәнгатендә (архитектура истәлекләре, кабер ташлары) аеруча ачык чагылыш таба. Харәзем һәм Кырым үрнәкләреннән аермалы буларак, болгар-татарларда таш кисү, фон яссылыгына кыйгачлап, яссы рельефлы ую техникасында башкарыла һәм бизәкләүнең үз системасы барлыкка килә.

Алтын Урда сәнгатенә Якын Көнчыгыштагыча бизәк төшергәндә кануннарга катгый буйсыну хас түгел, аңа мотивларның ирекле үсеше, кәкре сызыклы формаларның өстенлек итүе, яссы рельефка салмак күчүче вак һәм эре бизәкләрнең контрастлылыгы характерлы. Орнаментта абстракт геометрик бизәкләр юк диярлек, ләкин үсемлек һәм чәчәкләрнең табигый формаларына охшаш лотос, пальма яфрагы, өчьяфрак, «бәхет төене», лалә, чәчәк таҗы, тау миләүшәсе, үрмәгөл, йөзем тәлгәше, бормалы бизәк мотивлары еш очрый; үсемлек сурәте рәвешендәге бизәк белән үрелеп баручы гарәп язуы актив кулланыла.

Алтын Урда сәнгате стиле

Алтын Урда сәнгате стиле сурәтләү нормаларын хаттатчылык һәм бизәк төшерү кануннары белән тәңгәлләштергән мөселман халифәлеге сәнгате таләпләре кысаларында формалаша. Сурәтләү чараларында шартлы декоративлык принцибы өстенлек итә. Дала күчмәләрендә, бигрәк тә аларның көнкүреш сәнгате үрнәкләрендә образларны исламга кадәрге чор традицияләрендә чагылдыру дәвам итсә дә, XIV – XV йөзләрдә металл, керәч сәнгатендә, сөяктән ясалган эшләнмәләрдә җәнлек мотивлары тулысынча диярлек юкка чыга, аларны чәчәк-үсемлек рәвешендәге, геометрик (шул исәптән гарәпчә бизәү) һәм эпиграфик орнамент алыштыра (кабер ташлары, бронза йозаклар һәм көзгеләр, архитектура майоликасы, көнкүрештә кулланылган керәч әйберләр, кечкенә Коръән тартмачыклары, йөзекләр, шул исәптән аларның асылташларны уеп ясалганнары, беләзекләр һ.б.).

Зәркәнчелек

Урта гасырларда Алтын Урда сәнгатенең югары зәвыклы үрнәкләре тирә-күрше дәүләтләрдәге осталар иҗатына сизелерлек йогынты ясый. Бу бигрәк тә металлны нәфис эшкәртү сәнгате һәм зәркәнчелеккә (кара Зәркән сәнгате) карый. Аерым алганда, Алтын Урдада башкарылган җепкыр технологиясе һәм бизәкләре, эшләнмәләрнең асылташлар белән бизәлешендәге полихром стиль рус һәм Көнбатыш Европа хакимнәренең сарайлары каршындагы остаханәләрдә ясалган әйберләрдә чагылыш таба. Татар осталарының эшләнмәләре еш кына рус патшалары сарайларында очрый (кара «Мономах бүреге»). Алтын Урда сәнгатенең стиль үзенчәлекләре, аның традицияләре Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыклары сәнгатендә эзлекле рәвештә дәвам итә.

Алтын Урда сәнгате әсәрләре күренекле музейларда – Эрмитаж (Санкт-Петербург), Дәүләт тарих музеенда һәм Корал палатасында (Мәскәү), Казан һәм РФнең кайбер шәһәрләрендә, шулай ук БДБ һәм башка илләрдәге (Украина, Үзбәкстан, Казакъстан, Венгрия һ.б.) музейларда саклана.

Әдәбият

Амин аль-Холи. Связи между Нилом и Волгой в ХIII–ХIV вв. М., 1962;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Кочевники Восточной Европы под властью золотоордынских ханов. М., 1966;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Искусство кочевников и Золотой Орды. М., 1976;

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;

Ремпель Л.И. Изобразительный канон и стилистика формы на Среднем Востоке // Искусство Среднего Востока. М., 1978. С.208;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Национальная традиция в декоративном искусстве // Татары. М., 2001;

Gorelik V. Mikhail and Mark G. Kramarovskii. The Mongol-Tatar states of the Thirteenth and Fourteenth Centuries // Nomads of Eurasia. Los. Ang.–California, 1989.

Автор – Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова