Эчтәлек

Урта диңгез буенда XIII йөзнең 2 нче яртысында («Пиза картасы»), кайбер мәгълүматлар буенча, тагын да элегрәк барлыкка килә. Мифологик сыйфатларга ия монастырь карталарыннан аермалы буларак, картография үсешендә яңа этап булып тора.

Портоланда сызыклы масштаблар һәм компаслар челтәре бирелә. «Портолан» атамасы фәнгә XIX йөз уртасында, компаслар картасын XVI–XVII йөзләргә караган соңгырак карталардан аеру өчен кертелә. Портоланда яр буе территориясе, сирәк кенә материк өлеше җентекләп сурәтләнә.

Портоланның төгәллеге якынча була, чөнки авторлар җирнең шар рәвешендә булуын исәпкә алмыйлар һәм картографик проекциядән файдаланмыйлар. Портоланга кертелә торган мәгълүматлар, аеруча материк җирләренә кагылышлылары, еш кына географик традицияләргә нигезләнә.

Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихы өчен П.Весконте (1311, 1318), Әбел-Фида (XIV йөзнең 30 нчы еллары) портоланнары, бертуган Пициганолар портоланы (1367), Абрахам Крескның Каталан атласы (1375), П.Пасквалини (1408), Фра-Мауро (1460) портоланнары һ.б. кызыксыну уята. Портоланда Алтын Урда шәһәрләренең исемнәре сакланып калган, аларны билгеләү өчен Җүчиләр тамгасы кулланылган.

Портоланнар картография үсешендә әһәмиятле роль уйный.

Әдәбият  

Магидович И.П., Магидович В.И. Очерки по истории географических открытий. М., 1982. Т. 1;

Постников А.В. Развитие картографии и вопросы использования старых карт. М., 1985;

Фоменко И.К. Образ мира на старинных портоланах: Причерноморье. Конец XIII– XVII в. М., 2007.

Автор — И.Л.Измайлов