6 төре билгеле, Евразиянең урта зонасында, Төньяк Африкада, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – көрән озын колаклы ярканатлар (P. auritus) очрый. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 40-48 мм, авырлыгы 6-12 г. Колаклары зур, 30-36 мм озынлыкта. Озын йонлы. Аркасы көрән-соры, бүксәсе аксыл. Акрын, пырылдап оча. Һавада туктап калырга сәләтлеләр. Көндез мәгарә, корылмалар, агач куышларына яшеренә. Төнге күбәләкләр (ябалакчыклар, карышлавыклар, ефәк күбәләкләре, яфрак төргечләр һәм башкалар) белән туклана. Үрчү чорында озын колаклы ярканатлар 20-30 заттан торучы колонияләр хасил итә. Ана зат бер бала тудыра. Штольняларда, мәгарәләрдә, хуҗалык корылмаларында кышлый.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.