- РУС
- ТАТ
ветеринар-анатом, биология фәннәре докторы (1965), профессор (1967)
1919 елның 19 апреле, Уфа шәһәре — 2010 елның 9 июле, Казан.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1941).
1945–1948 елларда Совет Армиясендә (ветеринар табибе).
1948 елдан Казан ветеринария институтында, анатомия кафедрасы мөдире (1966–1986), бер үк вакытта (1966–1971) ветеринария факультеты деканы.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Хезмәтләре, эволюцион морфология һәм организм биоэнергетикасы позицияләреннән чыгып, терлекләрнең нерв системасы макро- һәм микроморфологиясен һәм биомеханикасын өйрәнүгә карый.
Михайлов ветеринариядә, беренче буларак, перитонит һәм бронх ялкынсынуын лазер белән дәвалау ысулын нигезли. Вузлар өчен язылган «Авыл хуҗалыгы терлекләре анатомиясе» («Анатомия сельскохозяйственных животных»; берничә тапкыр кабат басыла) дәреслеге авторларының берсе.
Уйлап табуга патенты бар.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Клиническая нейрология (Морфо-функциональный анализ). К., 1976;
Механизм лечебно-стимулирующего действия луча лазера на организм животных и повышения их продуктивности. К., 1985.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.