Биографиясе

644 еллар тирәсе – 701 еллар тирәсе. Кубрат хан улы.

670 елларда, Кубрат хан вафатыннан соң, Бөек Болгар дәүләтенең таркалуы чорында үзенә буйсынган кабиләләр белән көнбатыш тарафка күченә, Дунай буйларына барып җитә. Паннониядә төпләнгән Авар каганлыгы һәм Византия белән көрәштә Дунай тамагындагы җирле кабиләләрне үзенә буйсындыра.

680 елда Византия императоры Константин IV нең болгарларны куарга җибәрелгән гаскәрен тар-мар итә. Аспарух җитәкчелегендә болгарлар Дунайның уң ярына чыгалар (хәзерге Добруджа тирәләре), «Семь родов» берлегенә кергән славян кабиләләрен буйсындыралар. Монда Аспарух Плиска шәһәрен нигезли, Болгар дәүләте оештырылуын игълан итә (681) һәм аның халыкара танылуына ирешә.

680 елларда үз биләмәләрен киңәйтү максатында Авар каганлыгы һәм Византия белән сугышлар алып бара. Аспарух идарә иткән елларда Болгар дәүләтенең хакимият оешмалары барлыкка килә, дәүләт идеологиясе булдырыла. Алар «Болгар ханнары исемлеге» («Именник болгарских ханов») чыганагында чагылыш тапкан.

Әдәбият

Чичуров И.С. Византийские исторические сочинения. М., 1980.

Раннефеодальные государства на Балканах VI–XII веков. М., 1985.

Петров П. Образуване на Българката дьржава. София, 1981.

Именик на болгарските ханове. Критично издание с коментар и обяснителнии бележки от Ив.Богданов. София, 1981.

Pritsak O. Die bulqarische Furstenliste und die spache der Protobulgaren. Wiesbaden, 1955.