Биографиясе

1928 елның 8 сентябре, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсенең Янгиюл районы Чиназ кышлагы — 2019 елның 14 декабре, Ставрополь шәһәре.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук эшли.

1956 елдан Дагстан авыл хуҗалыгы институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире.

1968 елдан Ставрополь аграр университетының акушерлык кафедрасы мөдире, бер үк вакытта ветеринария факультеты деканы (1982 елга кадәр), проректор (1982–1983), ректор (1984–1999).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү, сарыкларда җилен шешү авыруын дәвалауга карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ветеринарное акушерство, гинекология и биотехника размножения животных. М., 2000 (автордаш);

Практикум по акушерству, гинекологии и биотехнике размножения животных. М., 2003 (автордаш).

Әдәбият

Кафедра акушерства имени профессора А.П.Студенцова // Казанский ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. К., 1993.

Автор — М.Г.Миролюбов