ВКП(б) ҮК каршындагы Үзәк татар-башкорт бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1924 елның 2 февраленнән 1931 елның 30 декабренә кадәр Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, барысы 369 саны чыга.

Җаваплы сәркәтибе – Б.Мансуров.

Газетаның иң актив авторлары – С.Атнагулов, Г.Баязитов, М.Бикбулатов, А.Бикмиев, Л.Гайсин, Г.Гобәйдуллин, Г.Исмәгыйлев, М.Кормаш, Ф.Мансурова, М.Мишурин, С.Сагиев, Н.Сәйфи, Т.Салихов, Х.Янбарисов.

Юнәлеше

«Игенчеләр» алдына партиянең аграр сәясәтен пропагандалау, авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору буенча партия күрсәтмәләрен тормышка ашыру, фән һәм техника өлкәсендәге яңа казанышларны, наданлык белән көрәшүне яктырту кебек бурычлар куела.

Басманың шигаре: «Эшче һәм крәстияннәр берлеге яшәсен!».

«Игенчеләр»дә басылган мәкаләләр, башлыча, җирдән файдалану, авыл хуҗалыгының кече һәм урта звеносын үстерү һәм аңа кредит бирү, мәгариф эше, кулакларга, хосусый сату итүчеләргә каршы көрәш, комсомол һәм партия оешмалары белән эшләү, авылларда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре булдыру кебек мәсьәләләргә багышлана.

«Игенчеләр» битләрендә алдынгы колхозчылар һәм хуҗалыклар турында мәкаләләр, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын күрсәткән таблицалар урын ала.

Газетаның даими рубрикалары: «Авылдан хатлар», «Киңәшләр һәм җаваплар», «Игенчеләр» илнең төрле өлкәләрендә яшәүче татарлар арасында тарала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.