1945 елның 7 апреле, Казан шәһәре – 2023 елның 8 октябре, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1969). 1968–1972 елларда Казанда ВЛКСМның Бауман райкомы секретаре, 1972–1976 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире, секретарь.

1976–1979 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор. 1979–1994 елларда «Казан яшьләр үзәге» акционерлык җәмгыяте директоры.

1994–1995 елларда «Казан Кремле» фонды директоры. 1995–2001 елларда Татарстан Республикасының Кинематография дәүләт комитеты рәисе.