Эчтәлек

Гадәттә, составына кушылма сыйфатында циркон, рутил, слюда һ.б. керә. Зарарлы кушылмалар: Na2O, K2O, CaO, MgO (2% ка кадәр), Fe2O2 (1% ка кадәр), сульфидлы күкерт (0,05% ка кадәр), органик матдәләр һ.б.

Кисәкчекләренең зурлыгы буенча вак (0,1–0,25 мм), уртача (0,25–0,5 мм), эре (0,5–1мм) һәм тупас бөртекле (1–2,5 мм) комнарга бүленә.

Форма ясагыч комга барыннан да бигрәк туену кирәк, бу вакытта зарарлы кушылмалар юкка чыга һәм комсыл кисәкчекләрнең күләме тотрыклана.

ТРда бер — «Алтын утрау» чыганагы бар.

Форма ясагыч ком металл кою формалары, металл һәм таш коелмалар нигезе ясау өчен кулланыла. ТРда форма ясагыч комкуллану елына якынча 100 мең т тәшкил итә (2010).

Әдәбият

Сементовский Ю.В., Шабанбеков Г.Г. Минеральное сырьё. Материалы формовочные. М., 1999; 

Горно-добывающая промышленность России: Ежегодник. М., 2006. Вып. 1.

Автор — Г.Н.Бирюлёв