1920 елда земство авыл хуҗалыгы мәктәбе нигезендә Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумы буларак ачыла, 1970 елга кадәр – авыл хуҗалыгы техникумы, 1970 елдан, В.И.Чапаев исемендәге колхоз белән берләшкәннән соң, совхоз–техникум, 2001 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту агрономия, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру, икътисад һәм бухгалтер исәбе, компьютер системаларында программалаштыру, банк эше, дизайн белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында 840 укучы, 51 укытучы исәпләнә.

Уку йорты эшләү дәверендә 20 меңнән артык белгеч әзерләнә, алар арасында – дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Г.И.Усманов (2014 елдан техникум аның исемен йөртә).