ТР флорасы 578 ыругка, 124 семьялыкка, 78 рәт, 8 класс һәм 5 бүлеккә караган көпшәле үсемлекләрнең 1610 төрен берләштерә. Шуларның 37 төре споралы үсемлекләр (плаунсыманнар, наратбашсыманнар), 6 төр ачыкорлыклылар, 1567 төр ябыкорлыклылар яки чәчәкле үсемлекләр.

Төр төрлелеге буенча иң күп санлы семьялыклар: оешма чәчәклеләр яки кашкарыйчалар (236 төр), кыяклылар яки йончалылар (149), кузаклылар (93), роза чәчәклеләр (91), күрәнчәләр (83), әвернә чәчәклеләр (80), канәферчәләр (67), сыраҗчалар (59), иренчәчәклеләр (55), чатырчәчәклеләр (45), казаякчалар һәм алабутачалар (39 ар), карабодайчалар (35), сәхләбчәләр һәм кыярчалар (30 ар).

Фитоценотик ярашканлык буенча ТР флорасында

  • урман,
  • болын,
  • дала,
  • сазлык,
  • су һәм су яны,
  • чүп үлән-кыр,
  • рудераль

төрләрне билгелиләр, алар тереклек тирәлегенең киң спектрын тәшкил итә һәм үсемлекләр бергәлеге барлыкка китерәләр (кара Үсемлекләр дөньясы).