- РУС
- ТАТ
ТАССР яшь язучыларының әдәби-публицистик альманахы
ТАССР Язучылар берлеге органы.
«Үсү юлы» альманахының дәвамчысы.
1958–1960 елларда (4 сан), 1970–1989 елларда (21 сан) Казанда татар телендә нәшер ителә.
Төрле елларда мөхәррирләре – Г.Хуҗи, Х.Сарьян, М.Шабаев, Ф.Шәфигуллин, М.Вәлиев, Х.Халиков, К.Кәримов, Н.Гыйматдинова.
Альманахта М.Әгъләмов, М.Галиев, Зөлфәт, К.Кәримов, Э.Мостафин, С.Хафизов һәм башка язучылар һәм шагыйрьләрнең чәчмә һәм шигъри әсәрләре басыла.
Басманың бизәлешендә Л.Насыйров, С.Насыйрова, Р.Имашев һәм башка рәссамнар катнаша.
Татарстан Язучылар берлегенең «Идел» журналы басыла башлагач чыгудан туктый.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.