Эчтәлек

Биографиясе

1944 елның 10 августында Арча районы Байкал авылында туа.

«Труд» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан).

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1973).

Самбо буенча ТАССР чемпионатларында (1964–1972, 1974–1977), «Труд» ирекле спорт җәмгыяте Үзәк советы (1969–1977), ВЦСПС (1973) беренчелекләрендә, Бөтенсоюз турнирларында (1972, 1975), РСФСР халыклары спартакиадаларында (Идел буе зонасы, 1978) җиңүче; дзюдо көрәше буенча Россия, ветераннар арасында Европа чемпионатларында җиңүче (2004).

ТАССР чемпионатында (1963, самбо; 1968, ирекле көрәш), СССР (1965, самбо), ВЦСПС (1970, самбо) яшьләр беренчелегендә көмеш медаль; Россия (1973, самбо; 1968, көрәш), дөнья (2004, дзюдо, ветераннар арасында) чемпионатларында, ВЦСПС беренчелегендә (1971, самбо) бронза медаль иясе.

1975–1977 елларда ТАССРның иң яхшы тренеры булып таныла.

1976–1988 елларда «Синтез» спорт клубында тренерлык эшендә, бер үк вакытта РСФСР, СССР (1979–1984) җыелма командалары тренеры, Аргентина җыелма командасы тренер-консультанты (1983).

Самбо көрәше һәм дзюдо буенча СССРның 58 спорт остасын, шул исәптән халыкара класслы спорт осталарын әзерли (Э.А.Водяшев, В.А.Волков, А.Ф.Зәйнетдинов, Ф.Идиятуллин, Рәфыйк, Нәкыйп һәм Нәфыйк Мадьяровлар, З.В.Сәгъдиев, И.В.Сәләхов).

1988 елдан «Синтез» физик культура йорты (1991 елдан Казан «Органик синтез» АҖнең чит ил белгечләре йорты) директоры.