1962 елда Казан авиация институтының (хәзер Казан техник университеты) студентлар КБ буларак оеша, 1963 елдан махсус КБ, 1993 елдан ТР ФА һәм Казан техник университетының уртак фәнни үзәге, 1995 елдан фәнни-тикшеренү институты. Баштарак төп эшчәнлеге төсле музыка уен коралларын: «Прометей-1» (1962), «Прометей-2» (1963), «Кристалл» (1966), «Прометей-3» (1987); автоматик төсле музыка җайланмаларын: «Идел» (1968–71), «Ялкын» (1976), «Диско» (1985), калейдофон (1986) эшләү була; фәзаи аваз җайланмасы (1970), «Электрон рәссам» (1980) телевизион кушу җиһазы конструкцияләнә.

«Прометей» махсус КБ киң экранлы төсле музыка фильмнары: А.Скрябин музыкасына «Прометей» (1966), Э.Варезның «Электрон поэма» музыкасына «Мәңгелек хәрәкәт» («Вечное движение», 1969), Г.Свиридов музыкасына «Кечкенә триптих» («Маленький триптих», 1975), А.Немтин, С.Крейчиның «Космик соната» («Космическая соната», 1981, видеоверсия 1986); 9 видеофильм: «Храм» һәм «Берндт өчен баллада»; икесе дә Комед музыкасына («Храм», «Баллада для Берндта», 1989) һ.б.ны чыгара. Яктылык архитектура өлкәсендә Казан Кремленең Спас манарасындагы нәфис кыңгырау тавышы (1966), Казан циркының динамик яктыртылышы (1968), Казан авиация институты музееның үзгәрүчән төсле витражы (1970) һәм Җиңү монументында яктылык динамикасы (Казан, 1996) буенча эшләр алып барыла. 1979–1991 елларда Казанның Яшьләр үзәгендә төсле музыка студиясе һәм музее эшли.

1960–1980 елларда, фәнни-техник революция чорының яңа сәнгати формалары үсеше стратегиясен аңлау өчен, актуаль фәнни тикшеренүләр омтылышы туа. Конструкторлык бюросы фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелгәннән соң, планлы фәнни эшчәнлек башлана. Синестезия, төсле музыка, төсле архитектура сәнгатьләре синтезы мәсьәләләренә караган эшләр (Б.М.Галиев һ.б.), А.Н.Скрябин мирасын (И.Л.Ванечкина), татар мәдәнияте үрнәгендә «музыка-орнамент» охшашлыгын (Е.В.Синцов) тикшерү, сәнгатьнең үз чаралары белән аның яңа төрләрен фаразлау (С.В.Синцова), Татарстанда кино тарихы (Е.П.Алексеева), компьютер музыкасы тарихы (М.С.Заливадный) киң танылу ала. Тикшеренү нәтиҗәләре пед. практикасында (Казан, Мәскәү, Петербург консерваторияләрендә) файдаланыла, музыка графикасының оригиналь методикасы ТР мәктәпләрендә актив кертелә (И.А.Трофимова). Техник тәҗрибәләрне лазер, видеоаппаратура, компьютерлар белән (Р.Ф.Сәйфуллин, В.П.Букатин) шәһәр дизайнында, концерт залларында, музейларда куллану дәвам итә. «Прометей» — Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1980), институтның техник эшкәртмәләре СССР ВДНХсының 65 медаленә лаек була.

Җитәкчесе — Б.М.Галиев (1966–2009).

Басмалар

Искусство светящихся звуков. К., 1973;

Галеев Б.М., Зорин С.М., Сайфуллин Р.Ф. Светомузыкальные инструменты. М., 1987;

Галеев М. Светомузыка в системе искусств. К., 1991;

Синцов Е.В. Природа невыразимого в искусстве и культуре. К., 2003;

Светомузыка, синестезия, «цветной слух»: Аннотированный библиогр. указ. (1742–2002). К., 2006;

Алексеева Е.П. Развитие и становление кинематографа в Казани и Казанской губернии (1897–1917 гг.). К., 2007.

Әдәбият  

Ванслов В.В. Изобразительное искусство и музыка. Л., 1977;

Колейчук В.Ф. Кинетизм. М., 1994;

Нигматуллина Ю. Системно-комплексное исследование художественного творчества. К., 2004;

Pioneers of electronic art. Linz, 1992.

Автор — Б.М.Галиев