Чуаш телендәге беренче газета; чуаш журналистикасына нигез сала.

«Хыпар» газетасының беренче номеры. 1906 ел

Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 8 гыйнварыннан 1907 елның 27 маена кадәр Казанда нәшер ителә, барысы 65 саны чыга.

Мөхәррирләре — Н.В.Никольский, С.Н.Кирилов, С.И.Игнатьев, П.А.Алексеев, В.И.Иванов.

Юнәлеше

Сәяси һәм социаль-икътисади темаларны яктырткан язмалар басыла.

Газета эчтәлеге белән революцион-демократик юнәлештә була, самодержавиене гаепләп чыга, халыкларның азатлыгы һәм тигезлеге таләп ителүне яклый, җир мәсьәләсе турында фикер алышына, дингә каршы пропаганда алып барыла.

1917 елның 1 маенда Идел буеның вак халыклары берлегенең чуаш секциясе «Хыпар» газетасын чыгаруны торгыза, 1917 елның августыннан нашире — Чуаш милли җәмгыяте.

Мөхәррирләре — А.П.Милли (Прокопьев), Н.П.Петров, А.В.Васильев, М.Ф.Филиппов (Спиридонов), И.В.Васильев.

1918 елның 28 февраленнән «Канаш» исеме белән чыга. (Үзәк чуаш хәрби советы органы, мөхәррире — Д.Е.Ефимов).

1921 елның җәеннән Чабаксар шәһәрендә, 1991 елдан кабат «Хыпар» исеме белән басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.