Әстерхан губерна башкарма комитетының мөселман мәгариф бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елда Әстерхан шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррирләре һәм төп авторлары — әлеге бүлек хезмәткәрләре.

Юнәлеше

Журналда Әстерханда һәм Әстерхан төбәгендә татар мәктәпләре эшен оештыру, мәктәп программаларын һәм педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре яктыртыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.