Тарихы

1795 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Суякеева, Сююкеева исемнәре белән билгеле.

1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре, асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1467,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостенда. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Марс” колхоз оештырыла (Бәкәбез авылы белән бергә, беренче рәисе – Р.Исмәгыйлев), озакламый таркала, 1930 елда – “Салкын чишмә” колхозы (беренче рәисе – Ш.Гыймазетдинов), 1952 елда аның составына “Марс” колхозы (Бәкәбез авылы) керә. 1958 елда Рәхмәтулла Исмәгыйлев исемендәге колхоз (Октябрь авылы) белән берләштерелеп, М.Горький исемендәге колхозга үзгәртелә.

1991 елда “Салкын чишмә” колхозы составында аерылып чыга. 1995–2006 елларда “Игенче” күмәк предприятиесе. 1999 елдан “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте. 2016 елдан “Ык” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1816 елда – 55 ир-ат;
1859 елда – 182,
1870 елда – 224,
1884 елда – 364,
1913 елда – 645,
1920 елда – 558,
1926 елда – 405,
1938 елда – 435,
1949 елда – 368,
1958 елда – 338,
1970 елда – 348,
1979 елда – 262,
1989 елда – 177,
2002 елда – 144,
2010 елда – 130,
2017 елда – 58 кеше (татарлар).