- РУС
- ТАТ
Әдәби тәнкыйтьче, публицист, революцион демократ
1836 елның 24 гыйнвары (5 феврале), Түбән Новгород – 1861 елның 17 (29) ноябре, Санкт-Петербург.
Рухани гаиләсеннән. Түбән Новгород дини семинариясен (1853), Петербург баш педагогия институтын (1857) тәмамлый. Институтта яшерен түгәрәк оештыра, "Слухи" дип аталган кулъязма газета чыгара, реакцион администрациягә каршы студентлар чыгышларында катнаша.
1856 елда Н.Г.Чернышевский, аннары Н.А.Некрасов белән таныша һәм 1857 елдан "Современник" журналында даими эшли башлый, тәнкыйть-библиография бүлеген җитәкли, 1859 елда журналның "Свисток" дип аталган сатира бүлеген оештыра, анда Конрад Лилиеншвагер, Яков Хам һәм Аполлон Капелькин псевдонимнары белән фельетоннар һәм шигъри пародияләр бастыра.
Добролюбовка киң танылу китергән төп әдәби-тәнкыйди мәкаләләр 1859–1860 елларда дөнья күрә: "Что такое обломовщина?" (И.А.Гончаровның "Обломов" романы турында), "Темное царство" һәм "Луч света в темном царстве" (А.Н.Островский пьесалары турында), "Когда же придет настоящий день?" (И.С.Тургеневның "Накануне" романы турында). Тәнкыйтьче әдәбиятның кыйммәтен барыннан да элек гамәлдәге стройны тәнкыйтьләүдә күрә, реализм һәм халыкчанлык принципларын, әдәбиятның югары гражданлыклылыгы идеясен яклый. Ныклы фикерләре буенча социалист-утопист һәм мәгърифәтче; үзенең тарихи карашларында халык массаларын тарихны яшәтүче көч дип таный.
1860 елның маенда дусларының катгый таләбе буенча туберкулезны дәвалау өчен чит илгә китә. Германиядә, Швейцариядә, Франциядә, ярты елдан артык Италиядә яши. 1861 елның июлендә савыкмыйча Россиягә кайта.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.