ВЦИК нәшриятының хәрби бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 16 июленнән 4 августына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 17 саны чыга.

Мөхәррире В.Н.Скачков.

Актив авторлары арасында С.Бакинский, С.Борисов, К.Грасис, В.Засыпкина, Д.Зорин, В.Павлова, В.Скачков, Е.Ярославский була.

Юнәлеше

Редакция изүче сыйныф вәкилләре белән көрәшне көчәйтү фикерен яклый.

Газетаның 1 нче саны: «Без бөтен дөньяны чолгап алган Бөек гражданнар сугышында хезмәт ияләренең җиңүе өчен көрәшәбез. Без бу сугышны бердәнбер изге, бердәнбер азатлык сугышы дип саныйбыз һәм барлык хезмәт ияләрен анда катнашырга чакырабыз!» – дигән өндәмә белән чыга. Шул ук санда «Яшәсен гражданнар сугышы!» дигән мәкалә дә басыла.

Рәсми бүлектә 1918 елның июненнән Казанда урнашкан Көнчыгыш фронт җитәкчелегенең эшчәнлеге яктыртыла, Көнчыгыш фронт гаскәрләре башкомандующие И.Вацетис, РВС әгъзалары һәм фронт штабы башлыгы имзалары белән 40 тан артык боерык басыла.

Газета Чех-словак фронтында контрреволюциягә каршы барган көрәштә М.Лацис җитәкчелегендәге Гадәттән тыш комиссиянең Казандагы эшчәнлеген игътибар үзәгендә тота.

«Сәяси мәгълүмат» рубрикасында һәр көнне Көнчыгыш фронт армияләренең тулылана баруы һәм сугыш хәрәкәтләре турындагы хәбәрләр басыла.

«Контрреволюция белән көрәш» рубрикасында акгвардиячеләр тарафыннан алынган урыннардагы хәлләр турында материаллар бирелә.

«Совет хакимиятенең эшләре», «Россия буйлап», «Провинция хәбәрләре», «Казан хәбәрләре», «Кызыл армия тормышы», «Эшчеләрнең кызыл лагеренда», «Ачлыкка каршы көрәш», «Чит илләрдә» рубрикаларында илдәге һәм чит илләрдәге иҗтимагый-сәяси тормыш вакыйгалары яктыртыла.

 Әдәби бүлектә В.Александровский, Б.Авксентьев, И.Григорьев, Ш.Касскин, Л.Рейснер, Г.Цыбулько һ.б. авторларның революцион шигырьләре басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2.

Автор – Т.М.Насыйров