10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача поясларында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – саз чабыр куагы (L. palustre) бар. Төньяк-көнбатыш районнарда торфлы сазлыкларда үсә.

50-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы ятма, күтәрелеп торучы күп санлы ботаклы. Яшь үрентеләре куе җирән-коңгырт төкчәле, карт ботакларның кабыгы шома, соры-коңгырт төстә. Яфраклары чиратлашкан, кыяк, кыска сабаклы, калын, аска таба төрелгән читле, асты җирән киезсыман. Чәчәкләре ак, сирәк кенә – кызгылт, чатырсыман чукка җыйналган. Җимеше – озынча, биш оялы, күп орлыклы тартмачык. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамыр үсентесеннән үрчи.

Баш әйләндергеч гаять көчле исле (саз чабыр куагының халык биргән «саз миңгерәткече» исеме шуннан) үсемлек.

Җир өсте өлешләрендә эфир мае, яфракларында гликозид һәм дуплау матдәләре бар.

Дару үсемлеге: медицинада чәчәкле ботаклары һәм яфраклары – какырык чыгару чарасы.

Яфраклары бөҗәкләргә каршы кулланыла.