Биографиясе

1910 елның 5 декабре, Владимир губернасы Гороховец шәһәре – ?

Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый (1938 ел).

1931–1932 елларда Иваново өлкәсенең Вязники районы «Пролетарий» совхозы өлкән агрономы, 1932–1933 елларда «Спартак» совхозында техник директор.

1938–1941 елларда ВКП(б) ҮКның (Мәскәү) авыл хуҗалыгы бүлеге секторы мөдире ярдәмчесе.

1941–1942 елларда ВКП(б)ның Пенза өлкә комитетында махсус сектор мөдире.

1942–1944 елларда ВКП(б) ҮК каршындагы (Мәскәү) Партия контроле комитетының җаваплы контролёры.

1944–1948 елларда Молдавия КП(б) ҮКның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.

1948–1949 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Колхозлар эшләре буенча совет рәисе.

1949–1958 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисенең 1 нче урынбасары.

1958–1965 елларда хезмәт ияләре депутатларының Орёл өлкә советы рәисе.

1965–1973 елларда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бәрәңге, яшелчә һәм бакча культуралары баш идарәсе башлыгы.

1949–1959 елларда ТАССР Югары Советы һәм 1955–1975 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов