М.Ә.Мәһдиев (уңнан икенче) Татар театр техникумы педагоглары белән

(сулдан уңга – К.К.Чеботарёв, Р.Ф.Ишморат, И.Г.Ингвар, Б.Н.Симолин)

Биографиясе

1901 елның 23 декабре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Түбән Ока авылы —1938 елның 10 июле, Мәскәү.

Казан татар укытучылар мәктәбендә укый, анда һәвәскәрләр театрына тартыла. Профессиональ сәхнә эшчәнлеген 1918 елда Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясенең сәяси бүлеге каршындагы фронт театры труппасында башлый, соңрак Г.Казанский җитәкчелегендә «Үрнәк» (Уфа шәһәре) татар театр труппасында эшли.

Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС, 1925) тәмамлый, Мәскәү үзәк татар эшче театры спектакльләрендә катнаша.

1925–1926 елларда Татар академия театрында актёр һәм режиссёр, бер үк вакытта Татар театр техникумы директоры. 1926 елда В.Мортазин-Иманский чакыруы белән Уфага кайта, Башкорт сәнгать техникумында педагог һәм уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли, 1930 елдан 1937 елның 5 сентябрендә кулга алынганга кадәр — актёр, режиссёр, 1933 елдан — Башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

К.С.Станиславский системасын эзлекле пропагандалаучы новатор, аны башкорт сәхнәсенең реформаторы дип йөртәләр. Дөнья классикасына һәм заманча репертуарга мөрәҗәгать иткән вакытта, аңа автор сүзенә сакчыл мөнәсәбәт, характер һәм хәлләрне җентекле эшкәртү, төп уй-фикерне җиткергәндә, актёрның хис-тойгыларын тиешле юнәлешкә бора белү, сәнгатьчә сурәтләү чаралары эзләү хас. Мәһдиев иҗаты Башкорт драма театрында аеруча тулы ачыла. Анда аның тарафыннан С.Мифтахов («Паннар илендә», «Һакмар», «Зимагурлар»), Д.Юлтый («Карагол», «Салават»), А.Таһиров («Алатау», «Себердә яшәүче Гыйльман»), Г.Идрисов («Яз җыры») кебек башкорт яшь драматургларының пьесалары буенча спектакльләр куела. Ул шулай ук татар драматурглары пьесалары: «Кандыр буе» (К.Тинчурин), «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Галиябану» (М.Фәйзи); чит ил классиклары әсәрләре: «Юлбасарлар», «Мәкер вә мәхәббәт» («Разбойники», «Коварство и любовь», Ф.Шиллер), «Сарык чишмәсе» («Овечий источник», Лопе де Вега); рус драматурглары пьесалары: «Борис Годунов» (А.С.Пушкин), «Ревизор» (Н.В.Гоголь; Хлестаков ролен уңышлы башкара) буенча да спектакльләр куя. Мәскәү үзәк татар эшче театрында («Һиҗрәт», «Культур Шәңгәрәй», Н.Исәнбәт; «Боз астында дулкын», «Упкын», Ә.Т.Рахманкулов), Татар академия театрында («Казан кызы», К.Әмири; «Камали карт», Ф.Бурнаш) спектакльләр күрсәтә. Мәһдиев башкарган рольләр арасында Отелло образы (У.Шекспирның шул исемендәге әсәре буенча) аеруча игътибарга лаек. Бу образның тышкы тотнаклылыгы артында характерның эчке куәте сизелә. Мәһдиев театр сәнгате теоретигы буларак та хезмәт куя, башкорт вакытлы матбугатында аның башкорт милли театры тарихына караган мәкаләләре басыла.

Репрессияләнә һәм атып үтерелә; үлгәннән соң аклана (1957).

Әсәрләре

Театр тураһында: Мәҡәләләр йыйынтыгы. Өфе, 1962.

Әдәбият

Башкирский государственный академический театр драмы. Уфа, 1969;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1906–1941). К., 1992. Автор — И.И.Илялова