Бердәнбер гади үги ана яфрагы (T.farfara) төре билгеле. Евразия, Төньяк Африка, Төньяк Америкада очрый. Балчыксыл тау битләрендә, кыяларда, буш урыннарда, елга һәм инеш ярларында, тимер юл өемнәрендә үсә.

Тамыр системасы озын, горизонталь, нык тармаклы. Сабагы туры, 10–25 см биеклектә. Тыгыз урнашкан тәңкәсыман коңгырт яфраклар белән капланган, очында чәчәк кәрзине. Тамыр яны яфраклары түгәрәк — йөрәксыман, кырыйлары уемтылы-тешчәле, озын саплы. Яфрак пластинкасының асты киезсыман, йомшак («ана»), өсте яшел, шома, салкын («үги ана»). Чәчәкләре вак, алтынсу-сары, ике типта: кырыйдагылары телле, ана чәчәкләр, уртадагылар — көпшәле, ике җенеслеләр, әмма ата чәчәкләр функциясен үтиләр. Җимеше — бүрекчәле озынча кабыргалы орлыкча. Кар сулары күренә башлау белән май башына кадәр безнең флорада беренчеләрдән булып чәчәк ата. Җимешләре май–июньдә өлгерә. Чәчәк ботаклары шиңгәннән соң (май ахыры — июнь), фотосинтез процессын башкаручы яшел тамыр яны яфраклары чыга һәм алар җәй ахырына кадәр торалар. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамырчалардан) белән үрчи.

Яфракларында сапонин, гликозид, эфир мае, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында яфраклары һәм чәчәк кәрзиннәреннән ясалган төнәтмәсе какырык кубару чарасы буларак кулланыла. Чәчәкләре, яфраклары тир кудыру өчен һәм сулыш юллары ялкынсынганда файдаланылучы җыелмалар составына керә. Яңа өзелгән яфракларын яраларга, чуаннарга ябалар.

Баллы, декоратив үсемлек.

Гади үги ана яфрагы