Гомуми мәгълүмат

Иркутск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1926 елда оештырыла. Мәйданы – 7597 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Залари поселогы (Иркутск шәһәреннән 195 км читтә).

Халкы – 27922 кеше (2002 ел), шул исәптән татарлар – 2044 кеше (район үзәгендә – 1750, Черемшанка авылында – 210, Холмогой авылында – 84 кеше).

Район территориясендә татарлар

Урта Идел һәм Урал буе татарлары район территориясенә XIX йөз ахырында килеп урнаша башлыйлар.

1910–1914 еллардагы Столыпин аграр реформасы чорында Уфа һәм Казан губерналары кешеләре Черемшанка (1910 елгы халык исәбе буенча 350 татар), Хор-Бутырино (255), Харагун (148) авылларына нигез салалар; татарларның бер өлеше Сенная Падь (169) һәм Залари (100) авылларына күчеп киләләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Залари һәм Черемшанкада мәчетләр эшли. 1920 елларда мәчет биналарында татар мәктәпләре ачыла.

Шәһәр тибындагы Залари поселогында «Родник» мәдәният йорты каршында «Йолдыз» татар мәдәни үзәге (1996 елдан), шул ук исемдәге ансамбль (1995 елдан) һәм этнография бүлмәсе (1999 елдан) эшли. Сабан туе үткәрелә, мөселман җәмгыяте бар.