Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе сәяси бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 – 1919 елларда нәшер ителә, беренче саны 1918 елның 27 августында Зөя шәһәрендә чыга.

Ак чехлардан азат ителгәннән соң, газета беркадәр вакыт Казанда басыла. Аннары, фронт сызыгы күчеп йөргәндә, Бөгелмә, Уфа, Самара шәһәрләрендә һәм Себердә нәшер ителә.

1919 елның 11 гыйнварында исеме – «Наш путь», 1919 елның апрелендә «Красный стрелок» ка үзгәртелә.

Күчмә басмаханәдә басыла, 1919 елның декабрендә Омск шәһәре хакимиятенә тапшырыла.

Мөхәррирләре – В.Сорокин, В.Зазубрин, Я.Грунт һ.б.

Газетада күренекле партия хезмәткәрләре һәм әдәбиятчылардан С.Гусев, П.Смидович, Л.Рейснер, Д.Бедный язмалары басыла.

Юнәлеше

1918 елның октябреннән чех язучысы Я.Гашек редколлегия әгъзасы була. Газетада Казанны алу сугышларының барышы һәм шәһәр хәлләре тулы яктыртыла.

1918 елның 29 август саны «Ни генә булмасын, Казан алынырга тиеш!» дигән гомуми баш астында чыга. Анда еш кына каршы як солдатларын Кызыл Армия ягына чыгарга чакырган өндәмәләр басыла.

Газетаны листовкалар белән бергә Казан өстенә һәм Халык армиясе урнашкан урыннарга самолётлардан ташлыйлар.

Әдәбият

Насыйров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Литвин А.Л. Казань: время гражданской войны. Казань, 1991;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2.