Җенси яктан өлгергән халәттә кеше һәм умырткалы хайваннар эчәклегендә паразит булып яшиләр. Киң таралганнар.

Ascaris типик ыругы 18 төрне берләштерә.

Аскаридалар гәүдәсе орчыксыман, койрыгы тарайган формада. Ата аскарида ана аскаридадан кечкенәрәк, койрык очлары корсак ягына бөгелгән.

Гадәтиләре: кеше аскаридасы (А. lumbricoides), дуңгыз аскаридасы (А. suum), ат аскаридасы (Parascaris equorum). Ана аскариданың озынлыгы – 25-40, атасыныкы – 12-25 см. Тәүлек дәвамында ана аскарида 200 дән алып 245 меңгә кадәр күкәй сала. Личинкалар үсеше тышкы мохиттә бара. Табигатьтә күкәйләр 7 ел дәвамында сакланырга мөмкин. Күкәйләр азык яки су белән эчәкләргә эләгә һәм анда аларның үсеше башлана. Күкәйдән чыккан личинкалар кан юлына, катлаулы юллар аша үпкәгә үтеп керәләр. Аннары личинкалар йоткылыкка һәм тагын эчәклеккә эләгәләр, анда җенси яктан өлгерәләр. 2-2,5 айдан соң ана аскаридалар күкәй сала башлыйлар. Кеше организмында аскаридаларның гомере 11-13 айдан артмый.

Аскаридалар каты авырулар – аскридозалар китереп чыгаралар.