Эчтәлек

Фронт газеталарының зур өлеше сугыш вакытында хәрби округлар, кайберләре армия басмалары нигезендә, кайберләре яңабаштан оеша. Фронт газеталарына хәрби төркем басмалары да тиңләштерелә. 1943 елның 14 гыйнварыннан ВКП(б) ҮК карары белән фронт газеталарының форматы, тиражы һәм чыгу ешлыгы бердәм нормага китерелә. 30×42 см форматта, 4 битле, 5–10 сугышчыга 1 газета исәбеннән нәшер ителә һәм таратыла. Татар телендә беренче Фронт газеталары «Ватан өчен» исеме белән 1942 елның 10 июлендә Төньяк-Көнбатыш фронтта чыга.

1942–1945 елларда татар телендә 16 фронт газеталары нәшер ителә, алар рус телендәге фронт газеталары басмаларын кабатламый. Алар арасында — «Алга, дошман өстенә» (1 нче Балтыйк буе), «Ватан намусы өчен» (Воронеж, 1 нче Украина), «Ватан өчен сугышка» (Карелия), «Ватанны саклауда» (Ленинград), «Җиңү байрагы» (Төньяк Хәрби группа), «Кызыл Армия» (1 нче Белорус), «Кызыл сугышчы» (Мәскәү хәрби округы), «Совет сугышчысы» (3 нче Украина), «Сталин байрагы» (Көньяк, 4 нче Украина), «Сталин сугышчысы» (1 нче Ерак Көнчыгыш), «Суворовчы» (2 нче Балтыйк буе), «Суворовча кысрыклау», «Тревога» (2 нче Ерак Көнчыгыш), «Фронт правдасы» (Волхов), «Фронт хакыйкате» (2 нче Белорус).

«Ватан намусы өчен» фронт газетасының редакциясе: Г.Хузи, М.Садри, Р.Ишмурат (редактор)

Фронт газеталарының милли басмалары җитәкчеләре мөхәррир урынбасары вазифасында була. Татар газеталары мөхәррирләре арасында күренекле әдипләр Ә.Ерикәй, Р.Ишморат, Б.Корбанов, М.Максуд була. Хәрби хәбәрчеләре булып танылган язучылар Г.Әпсәләмов, Ә.Әхмәт, Г.Бакир, И.Гази (псевд. И.Зарипов), Г.Галиев, Г.Иделле, М.Кәрим, Г.Кутуй (псевдонимы К.Гаделшин), М.Мазунов, Г.Насрый, Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Садри, Х.Госман, Ә.Фәйзи, Г.Хуҗи, А.Шамов, Ә.Юныс эшли. Газета битләрендә штаттан тыш хәбәрчеләр М.Ногман, С.Минһаҗев, Н.Гайсин, шулай ук күренекле язучылар М.Әмир, Г.Бәширов, Т.Гыйззәт, К.Нәҗми, Х.Хәйри, Г.Хуҗин, Ф.Хөснинең мәкаләләре басыла.

Фронт газеталарында илдәге һәм дөньядагы вазгыять яктыртыла, Башкомандующийның боерыклары чыга, фронтлардагы хәлләр турында сөйләнелә. Материалларның күп өлеше татарларның сугышчан батырлыкларына, хәрби һәм сәяси әзерлек мәсьәләләренә, интернациональ тәрбиягә, фронт һәм тыл бердәмлегенә һ.б. багышлана. Күренекле татар язучыларының газеталарны чыгаруда катнашуы материалларның әдәби дәрәҗәсенә уңай тәэсир итә. Газеталарда күпсанлы очерклар, хикәяләр, новеллалар, шигырьләр, шул исәптән рядовой сугышчыларның иҗаты да басыла.

Барлык фронт газеталарының сатира һәм юмор бүлекләре була, «Чаян сугышта», «Хуҗа Насретдин фронтта», «Уклар», «Шарсыман яшен» һ.б. сәхифәләр алып барыла; сатирик диалогларда, эпиграммаларда, памфлет, пародияләрдә фашизм көлке утына алына. Солдат һәм тыл хезмәтчәннәре хатларына күп урын бирелә.

Татар телендәге фронт газеталары Россия милли китапханәсендә (Мәскәү) һәм РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби архивында (Подольск) саклана.

Әдәбият

Айнутдинов А.К. Летопись подвига (Исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет). К., 1984; 

Шамова А. Печать, рождённая в огне // Казань. 2007. № 7.

Автор Р.А.Айнетдинов