1) Төрки каганлыкта яулап алынган территорияләрдә каган наместнигы титулы.

2) Хәзәр каганлыгында — каганның идарәдәше титулы.

Шадның вазифасы хәзәр атлы гаскәрен тотудан гыйбарәт була. Кайвакыт каганның улларын яисә ага-энеләрен шад дип атаганнар.