Татарстанның әйдәп баручы фәнни басмаларының берсе.

ТР Фәннәр академиясе органы, гамәлгә куючысы – ТР Фәннәр академиясе Президиумы, журнал чыгарылышын Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты башкара.

Чыгу урыны һәм вакыты

2014 елдан татар телендә нәшер ителә.

Баш мөхәррирләре М.Х.Вәлиев, К.М.Миңнуллин (2015 елдан).

Журналның максаты – хәзерге фән казанышларын һәм проблемаларын, ТР Фәннәр академиясе һәм республиканың фәнни оешмалары эшен яктырту.

Юнәлеше

Редакция филология, тел белеме, тарихи фәннәр, этнография, фольклор кебек гуманитар юнәлешләргә йөз тота.

«Фәнни Татарстан» битләрендә фәнни әдәбиятка күзәтү ясала, монографияләргә һәм фәнни җыентыкларга рецензияләр бирелә.

Әдәбият

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.