Биографиясе

1936 елның 16 сентябре, Казан — 2020 елның 15 октябре, шунда ук.

Казан авиация институтын тәмамлый (1963), шунда ук махсус двигательләр кафедрасында эшли.

1969–1975 елларда Бөтенсоюз физик-техник һәм радиотехник үлчәмнәр фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында термогазодинамик тикшеренүләр лабораториясе мөдире.

1975 елдан Казан технология университетында мәгълүмати-үлчәү системалары (1983 елга кадәр), автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр (1984 елдан) кафедралары мөдире, декан (1979–1982, 1988–1991).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре стационар булмаган гидрогазодинамикага, энергетика җайланмаларында термогазодинамик һәм җылылык физикасы процессларына карый.

Фафурин сыеклык һәм газларның турбулент агымнарына, төрле тайпылдыручы тәэсирләр шартларында җылылык һәм масса алмашуга караган теоретик һәм эксперименталь тикшеренүләр алып бара.

Пульсацияле режимда эшләүче объектларда табигый газ чыгымын метрологик бәяләүнең яңа ысулларын эшли. Тикшеренү нәтиҗәләре авиация һәм ракета техникасында кулланылыш таба.

РФАнең җылылык физикасы һәм җылылык энергетикасы буенча гыйльми советы әгъзасы (1975–1983), Югары аттестация комиссиясенең энергетика буенча экспертлар советы әгъзасы (1987–1993).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Турбулентный пограничный слой в трубе в условиях существенной неизотермичности и вдува. Новосиб., 1969; 

Нестационарный турбулентный пограничный слой в начальном участке трубы // Инженерно-физ. журн. 1973. Т. 25, № 3 (автордаш); 

Новый метод граничных элементов для моделирования стационарных течений несжимаемой жидкости // Проблемы нелинейного анализа в инженерных системах. 1996. Вып 1.