Чыгу урыны һәм вакыты

1923 елның 8 июленнән 2 сентябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 9 саны чыга, күләме – журнал форматы белән 8 табак.

«Восток» комбинаты басмаханәсендә басыла.

Рубрикалары: «Театр», «Әдәби хроника», «Фән һәм техника», «Кино», «Шахмат бүлеге».

Юнәлеше

Төп урынны җирле авторларның (В.Александровский, М.Березин, П.Логинов, А.Мирский, Н.Новиков-Иванович, В.Покровский, П.Радимов, П.Яровой һ.б.) шигъри һәм чәчмә әсәрләре белән беррәттән Россиянең күренекле шагыйрьләре (И.М.Вдовин, М.А.Зенкевич, В.В.Маяковский, А.В.Ширяевец һ.б.) әсәрләре алып тора.

Берничә санда М.Гафуриның «Эшче» поэмасы (рус теленә П.Радимов тәрҗемәсе), шулай ук П.Е.Корнилов, М.В.Нечкина, А.И.Тимофеев һәм башка авторларның әсәрләре басыла.

Җирле һәм Россия мәдәни тормышы турында җентекле хроника бирелә, театр спектакльләре, рәссамнар әсәрләренең күргәзмәләре, музей экспозицияләре, иҗат берләшмәләре съездлары, нәшрият яңалыклары турында материаллар, әдәби һәм сәнгать журналларына күзәтүләр бирелә.

Хәзерге заман сәнгатенең әһәмияте турында материаллар басыла; берничә санда шул заман театрының үсеш тенденцияләре турында фикер алышу – бәхәсләр урнаштырыла, аларда С.Виноградов, С.Константинов, П.Логинов, Б.Симолин һәм башкалар катнаша; футуризм һәм Сул фронт турында мәкаләләр бар. 3 нче санда АХРР һәм Татар рәссамнар ассоциациясе декларациясе (авторы К.Травин) һәм башкалар урын ала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов