300 гә якын төре билгеле, Евразия, Америка, Африкада таралганнар. ТР территориясендә бер төре — Сарепта көрмәге (L. sareptanum) бар. Кама аръягында очрый. Далаланган тау битләрендә үсә.

30–70 см биеклектәге куе төкчәле күпьеллык үсемлек. Яфраклары зур, чиратлашкан, тамыр яны таралгысына җыйналган. Чәчәкләре вак, саргылт-ак, зәңгәр, алсу касәле, чук чәчәк төркемендә. Җимеше коры, бер орлыклы, ачылмаучан. Июль–сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август–октябрьдә өлгерә.

Тамырчаларында дуплау матдәләре бар.

Декоратив, баллы үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.