1870 елда басыла. «Нәзурат әл-Хак» та ислам догматикасының иҗтиһад һәм тәкълид кебек мөһим төрләре тикшерелә.

Татар мөселман реформаторы Г.Курсавидан соң, иҗтиһад принципларын — теге яки бу сорау буенча Коръән һәм Сөннәдә турыдан-туры күрсәтмәләр булмаган очракларда, дини һәм иҗтимагый тормыш турында шуларга нигезләп үз фикереңне әйтү хокукын яклый. Шул ук вакытта мөселман традицияләренчә — тәкълидчә эш итәргә дә юл калдыра. Ш.Мәрҗани, бер-берсен кире какмыйча, «бердәм хакыйкать чыганагыннан барлыкка килгән һәм чынлыкта кулга-кул тотынып барган игезәкләр кебек» дип, дин һәм фәлсәфә бәйләнешенә үз аңлатмасын формалаштыра.

«Нәзурат әл-Хак» ның нәшер ителүе мөселман Шәрегында авторга шөһрәт китерә һәм бер үк вакытта илаһият галимнәре, татар зыялылары арасында бәхәсләр уята, кадими муллалар тарафыннан гаепләнә.

Әдәбият          

Юзеев А.Н. Ш.Марджани и арабо-мусульманская философия. К., 1992;

шул ук. Шихаб ад-дин Марджани: Мыслитель, религиозный реформатор, просветитель. К., 1997.