Биографиясе

1921 елның 15 мае, Мәскәү шәһәре – 1984 елның 11 октябре, Казан шәһәре.

Н.И.Воробьев, Н.Ф.Калинин һәм А.П.Смирнов шәкерте. Киев төзелеш инженерлары институтын тәмамлый (1974). 1947–1957 елларда «Татгипронефтьпроект» институтының архитектура-төзелеш бүлеге, 1957–1959 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Махсус фәнни-реставрация остаханәсенең фәнни бүлеге җитәкчесе.

1959–1969 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

1971–1981 елларда Мари политехника институтында укыта (Йошкар-Ола шәһәре).

1981 елдан ТАССРның Көнкүреш хезмәте министрлыгында баш рәссам, 1982–1984 елларда ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгында киңәшче.

Фәнни эшчәнлеге

Татар сәнгать белеменә нигез салучыларның берсе; татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә.

Татарстан авылларына һәм татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә (Әстерхан өлкәсе, Касыйм шәһәре һ.б.) экспедицияләр оештыра.

Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре белән дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Болгар сәнгатендә Салтау-Маяк культурасы элементлары булуын ачыклый, Болгар «җәнлек стиле»нә фәнни билгеләмә бирә. «Казан бүреге»нең һәм шулай ук Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый.

Болгар тарих-архитектура саклаулыгындагы кайбер биналарның реставрацияләү һәм реконструкцияләү проектларын эшләүдә катнаша.

Ф.Х.Вәлиев – Казандагы Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркы үзәк мәйданындагы Г.Тукай бюсты архитекторы (сынчысы – И.А.Новосёлов).

1970 елларда Казан халык һөнәрләре комбинатында, Казан нәфис эшләнмәләр фабрикасында, шәһәр тибындагы Шәмәрдән поселогының зәркән остаханәсендә сувенирлар һәм халык сәнгате эшләнмәләре җитештерүне оештыручыларның берсе.

Республикада музейлар эшен үстерүгә зур өлеш кертә. Экспедицияләр вакытында ул җыйган материаллар Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Милли музеенда татар гамәли-бизәлеш сәнгате коллекцияләренең нигезе булып тора. Аның реконструкцияләре һәм эскизлары белән Казан арты авылларында (Әтнә, Олы Мәңгәр һ.б.) агачтан салынган йорт үрнәкләренең макетлары («Иске Казан» музей-саклаулыгында урнаштырылган), Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Казан ханлыгының керәч сәнгате үрнәкләре (башкаручы – Б.А.Шубин), зәркән эшләнмәләре (Р.Әлмәнов, Л.Хисамиева һ.б.), агач сувенирлар (уеп язу һәм бизәү), металл эшләнмәләр һ.б. иҗат ителә.

Хезмәтләре

Народное изобразительное искусство // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Искусство Татарской АССР // Искусство стран и народов мира: Краткая художественная энцикл. М., 1971. Т. 3.

Архитектурно-декоративное искусство казанских татар (сельское жилище). Йошкар-Ола, 1975.

Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975.

Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002 (автордаш).

Татарский народный орнамент. Казань, 2004.

Татарское народное декоративное искусство. Казань, 2020.

Әдәбият

Тематическая подборка к 75-летию со дня рождения Ф.Х.Валеева // Казань. 1995. № 5/6.

Ильина М.Е. Пионер // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 1999.

Фахрутдинов Р.Г. Фуад Хасанович Валеев: страницы биографии и научной деятельности // Искусство и этнос. Новые парадигмы: материалы III Всероссийско конференции, посвященной 80-летию Ф.Х.Валеева. Казань, 2002.

Авторлар – М.Е.Ильина, Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова