Кайбыч районы Турминский (Торма) авылы янында урнашкан.

Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы урман участогы (Кайбыч урманчылыгының Бәрлебаш участок урманчылыгы).

1989 елда билгеләнә. Мәйданы 56,5 га.

Төрле яшьтәге нарат-каен утыртмаларыннан (кайбер агачларның яше 150 ел) гыйбарәт, урман эчендә 2 нче яруста имән һәм каен катыш табигый нарат урманнары формалашып килә. Үлән капламында урман һәм болын үсемлекләренең 40 тан артык төре үсә.

ТРның урман-дала зонасында беренче утыртылган нарат урманнарыннан (XIX йөз ахыры).

Объект фәнни танып-белү һәм эстетик әһәмияткә ия.