Казан табиблары җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1872 елның 5 маеннан 1874 елга кадәр, 1880 –1915 елларда Казанда рус телендә (башта айга 1–2 сан, 1889 елдан елга 2–4 чыгарыш) нәшер ителә.

Төрле елларда мөхәррирләре – А.В.Петров, Н.М.Любимов, М.Ф.Субботин, А.Я.Щербаков, Л.Л.Лёвшин, М.Я.Капустин, Н.А.Засецкий.

Казанның күренекле галим-табиблары Е.В.Адамюк, В.М.Бехтерев, Н.А.Виноградов, Н.Ф.Высоцкий, А.Г.Ге, И.М.Догель, Н.О.Ковалевский, Н.И.Котовщиков, И.П.Скворцов, В.И.Разумовский, А.Я.Щербаков һәм башкаларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Казанда беренче махсуслашкан медицина журналы булдыру җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – медицина-санитария статистикасының фәнни һәм гамәли нигезләрен эшләү белән бәйле. Шушы максаттан чыгып, табибларга җентекләп эшләнгән статистик карталар җибәрелә, соңыннан мәгълүматларны теркәү һәм эшкәртү өчен алар җәмгыятькә кире кайтарыла.

 «Дневник Казанского общества врачей при Императорском Казанском университете » күренекле хирург һәм җәмәгать эшлеклесе Н.И.Студенский тырышлыгы белән нәшер ителә башлый, ул табибларның игътибарын җирле халык арасындагы авыруларны җентекләп өйрәнүгә юнәлтә. Соңга таба «летучие листки» дип аталган статистик җыентыклар Казандагы медицина җәмәгатьчелеген канәгатьләндерми башлый, шуның өчен теоретик, клиник, профилактик медицина буенча оригиналь мәкаләләр, табибларның съездлары турында хисап материаллары, җәмгыять утырышларының беркетмәләре, әгъзаларның хезмәтләре, Россия һәм чит ил галимнәренең диссертация, реферат кебек мөһим хезмәтләренә язылган рецензияләр басыла башлый.

Александр исемендәге шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлеге эшенә зур игътибар бирелә. Казан галимнәренең журнал битләрендә басылган күп тәкъдимнәре Россиянең санитария-эпидемиология өлкәсендәге хәлләрен яхшыртуга, санитария эшен оештыруга куллануга юнәлтелә. Кайбер фикерләр соңыннан эштә гамәли кулланыш таба (мәсәлән, медицина-санитария бюролары, санитария станцияләре, Бактериология институты, микробиологик станция һәм лабораторияләр ачу).

Әдәбият

Вахитов М.Х., Альбицкий В.Ю. Глашатай идей профилактической медицины // Казан. мед. журн. 1973. № 5;

Указатель статей, помещенных в Дневнике Общества врачей при Императорском Казанском университете за 1868–1895 гг. (первое XXV–летие). Казань, 1897;

Систематический указатель к периодическим изданиям Казанского ордена Трудового Красного Знамени университета им. В.И. Ленина: 1815–1947 (Кроме «Ученых записок», «Известий общества археологии, истории и этнографии» и «Казанских известий») / Сост. Е.М. Мишина. Казань, 1960;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова