- РУС
- ТАТ
(«Карагруһчы»), атналык иҗтимагый-сәяси газета
1906 елның ноябреннән 1907 елның мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.
Башта (1 нче һәм 2 нче саннар) нашире Казан университеты профессоры В.Ф.Залесский була, мөхәррире — китап сатучы П.К.Кувшинов; 3 нче саннан Залесский ике вазифаны да башкара.
Шәһәр халкы өчен атап чыгарыла (шул ук вакытта алар тарафыннан авыл кешеләре өчен «Сошники» газетасы басыла).
Консерватив-карагруһчы юнәлеш тота, иҗтимагый-сәяси, аграр, милли һәм башка мәсьәләләр буенча Казанның уң монархист оешмалары карашларын пропагандалый.
Язмаларның күп өлеше Залесский каләме белән языла: «Нәрсә ул «Карагруһ«?» («Что такое «Черная сотня«?»), «Парламетаризм һәм аны Көнбатышта бәяләү» («Парламетаризм и его оценка на Западе»), «Япон күзлегеннән чыгып караганда хокук нәрсә ул?» («Что такое право с японской точки зрения?») һ.б.
Авторлары арасында Казан карагруһчылары С.А.Соколовский «Яһүдләр мәсьәләсенә карата» («К еврейскому вопросу»), Р.В.Ризположенский һәм Ф.С.Гребенщиков аерылып тора.
Газетада 2 нче Дәүләт Думасы сайлауларында карагруһчы оешмалар вәкилләре өчен тавыш бирергә чакырып язган мөхәррир мәкаләләре, агитация-пропаганда материаллары һәм чыгышлары, монархик эчтәлектәге шигырьләр (шул исәптән Л.А.Кологривованыкы), җирле уң монархист оешмалар җыелышлары, хисаплары, Казан кадетлары һәм октябристларының сәяси белдерүләренә мөрәҗәгатьләр һәм комментарийлар, «Рус кешеләреннән Дәүләт Думасына сайлаучылар исемлеге» («Список выборщиков в Государственную Думу от русских людей») һәм «Киевта рус кешеләренең 3 нче Бөтенроссия съезды турындагы хисап» («Отчёт о 3-м Всероссийском съезде русских людей в Киеве») басыла.
Газета шәһәрнең түбән катлавы өчен атап чыгарыла, әмма акча җитмәү сәбәпле, 2 нче Дәүләт Думасына сайлаулардан соң чыгудан туктый.
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – И.Е.Алексеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.