РКП(б) Татарстан өлкә комитетының керәшен секциясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921 елның сентябреннән 1922 елның гыйнварына кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барлыгы 3 саны чыга.

1 нче Дәүләт басмаханәсендә (элеккеге «Өмед») басыла.

Җаваплы мөхәррире Д.Касыймов.

Актив авторлары: Г.Белугин, М.Михайлов һ.б.

Юнәлеше

Илдәге һәм дөньядагы сәяси хәлләрне яктырта, авыл тормышы турында язмалар, керәшен татарларның яшь язучылары әсәрләрен бастыра.

Рубрикалары: «Сәяси бүлек», «Авыл хуҗалыгы», «Педагогика», «Әдәбият», «Яңалыклар» һ.б.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала ХХ в.: Библиогр. указ. Казань, 2000;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.