Татарстан Республикасының хәзерге Менделеевск районы территориясендә, Сюгинская тимер юл станциясеннән – 80 км, Тихие Горы пристане янында урнашкан була.

1930 елдан – Алабуга районы Полянка авыл советы, 1935 елдан – Бондюг районы Полянка авыл советы, 1963 елдан Алабуга районы Татар Чаллысы авыл советы составында. Халык саны – 352 кеше (1930 ел, руслар), 225 кеше (1939 ел, руслар), 115 кеше (1956 ел, руслар), 63 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.