Биографиясе

1798 елның 29 июле, Казан губернасы – 1847 елдан соң, Казан.

1817 елда лейб-гвардия Гренадерлар полкына керә, 1820 елда генерал-майор П.Ф.Желтухинга адъютант итеп билгеләнә.

1822 елның апрелендә полковник Стюлер морәҗәгате буенча принц Оранскийның гусар полкына теркәлеп фронтка күчерелә.

1824 елның башында М.П.Бестужев-Рюмин аны Украинадагы декабристларның Көньяк җәмгыятенә кабул итә.

Баш күтәрүне оештыруда актив катнашкан Васильково управасы әгъзасы.

И.П.Жуков Көньяк җәмгыятьнең максаты итеп «законнарны яхшыртуны һәм конституция кабул итү» не саный. Аның фатирында җәмгыятьнең стратегиясе һәм тактикасы мәсьәләләре буенча утырышлар үткәрелә, патшаны үтерү проектлары тикшерелә. Баш күтәрү көне алдыннан шәхси хәлләр И.П.Жуковны җәмгыять эшләреннән читләштерә. Принц Оранский полкы Чернигов полкы декабристлары чыгышын якламый.

И.П.Жуков 1826 елның гыйнварында кулга алына, Архангелогород гарнизон полкына штабс-капитан итеп күчерелә. 1828 елның ахырында үзенең үтенече буенча Кавказ корпусының Кура пехота полкына җибәрелә, рус-төрек сугышында катнаша (1828–1829 еллар).

А.А.Бестужев-Марлин белән бергә хезмәт итә, Шәрекъ телләрен өйрәнә. Бестужев И.П.Жуковка «Яу чабулар» («Наезды») повестен багышлый, аның белән язышып тора.

Отставкага чыккач, И.П.Жуков Казан губернасы, Лаеш өязе Сергиев авылындагы утарында, 1836 елдан Казанда яши.

1838–1840 елларда Казан университетында ирекле тыңлаучы, 1842 елдан – гарәп теле, 1843–1846 елларда гарәп-төрек телләре һәм тел белеме, фарсы теле һәм тел белеме укытучысы. Шәрекъ тел белеме кандидаты. 1843 елдан студентлар инспекторы ярдәмчесе.

1861 елда И.П.Жуковның хатыны һәм балаларының Лаеш өязенең Көрнәле авылында 181 крепостной крәстияне була.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Профессора и преподаватели Императорского Казанского университета. Казань, 1904. Т. 1;

Фруменков Г.Г., Волынская В.В. Декабристы на Севере. Архангельск, 1986;

Декабристы: Библиографический справочник. Москва, 1988;

Казанское дворянство 1787–1917: Генеалогический словарь. Казань, 2001.        

 Автор – А.В.Гарзавина