Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1925 елда Чыбыклы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан - Акташ, 1935 елның 10 февраленнән - Зәй, 1963 елның 1 февраленнән - Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Чыбыклы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Элемтә” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Бәширов), 1950 елда аңа Чыбыклы авылы кушыла. 1959 елдан авыл зурайтылган “Родина” колхозы составына керә (үзәк утары Чыбыклы авылында).

1992 елда авылда Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр  заводының ярдәмче хуҗалыгы (агроцех) оештырыла (бу чорда мөгезле эре терлек фермасы, дуңгыз фермасы, ашлык саклау складлары, авыл клубы эшли). 2007 елдан авыл “Зәй шикәре” агрофермасының “Родина” бүлекчәсе составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллардан 2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Китапханә (2000 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1989 елдан), мәчет (1995 елдан) бар.

“Баяр чишмәсе” (1994 елда), “Бабайлар” чишмәсе (2015 елда) төзекләндерелә.

Халык саны

1926 елда – 250,
1938 елда – 327,
1949 елда – 364,
1958 елда – 391,
1970 елда – 462,
1979 елда – 311,
1989 елда – 185,
2002 елда – 205,
2010 елда – 226,
2013 елда – 184,
2017 елда – 157 кеше (татарлар).