Чын фамилиясе һәм исеме Сивиллов Дмитрий.

Биографиясе

 1798 ел, Пенза губернасы Всесвятское авылы – 1871 ел.

Пенза руханилар семинариясен тәмамлаганнан соң, Петербург медицина-хирургия академиясенә укырга керә, аннан 1819 елда Александр Невский лаврасы семинариясенә күчерелә.

1819–1831 елларда Пекин руханилар миссиясендә эшли, кытай телен өйрәнә.

1831 елда Россиягә кайта.

1832 елдан Мәскәүнең Златоуст монастыре архимандриты.

1837–1844 елларда Казан университетында: Көнчыгыш разрядының кытай-маньчжур әдәбияты кафедрасы ординар профессоры, бер үк вакытта 1837 елдан Беренче ир балалар гимназиясендә кытай теле укыта.

Төрле елларда төрле дини вазифалар башкара, шул исәптән илчелек монастыреның башлыгы һәм Иркутск шәһәрендә әҗнәбиләр арасында вәгазь укучы миссионер була.

Хезмәтләре кытай теле белеменә, Кытай тарихы һәм диненә, борынгы кытай язма истәлекләренә, буддизмга карый.

Кытай фәлсәфәчеләре әсәрләрен тәрҗемә итә (тәрҗемәләре басылмый).

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.1;

Русский биографический словарь. СПб., 1905.