РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Чуаш бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның августыннан 1920 елның июленә кадәр Казанда чуаш телендә нәшер ителә, барлыгы 13 санычыга.

Төрле елларда мөхәррирләре: П.Х.Христофоров, К.Н.Роднов, А.Т.Быков.

Иң актив язышучылары: Тәтеш укытучылар семинариясе укытучысы О.Андреев, агрономнар А.Троцкий, Н.Ткаченко һ.б.

Журналның Казанны Чехословакия корпусы частьләре һәм КОМУЧ Халык армиясе тарафыннан яулап алынуы алдыннан басылып чыккан беренче саны укучыларга барып ирешми.

1919 елның мартыннан даими рәвештә чыга башлый.

Соңгы санында Чуаш автономияле өлкәсен оештыру турында БҮБК декреты һәм РСФСР ХКС карары басыла һәм журнал редакциясенең Чабаксар шәһәренә күчерелүе хәбәр ителә.

1922 елның мартыннан «Ана-Їаран» («Басу-болыннар») исемендә журналның 2 саны басыла.

Юнәлеше

Игенчеләргә багышланган «Ана» «Һәр бөртектән мең бөртек» шигаре белән чыга.

Рәсми бүлектә РСФСР ХКС һәм Милләтләр эшләре халык комиссариатының җир төзелеше мәсьәләләре буенча карар һәм боерыклары урнаштырыла.

Журнал укучыларны игенчелекне үстерү һәм крәстиян хуҗалыклары оештыруның алдынгы ысуллары, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары белән таныштыра, чуаш һәм татар авыллары тормышы турында мәкаләләр бастыра, крәстиян көнкүрешенең төрле проблемаларына кагылышлы эшлекле киңәшләр бирә.

Әдәбият

Чўваш календарі. Шупашкар, 1958;

Сидорова А. Чўвашсен пирвайхи журналісем // Ялав. 1998. № 4.

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – А.Е.Никифоров