Тарихы

1602–1603 еллардан Перевьи (Перово) буларак мәгълүм, хәзерге исеме 1710–1711 еллардагы чыганакларда очрый.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (якынча 1889 елда төзелә), мәдрәсә, 2 су һәм 6 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 6 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2431,37 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Пәрәү авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Йолдыз” колхозы (беренче рәисе – З.Мифтахов) оештырыла. Бөек Ватан сугышы елларында 3 колхозга бүленә: “Байрак”, “Чишмә”, “Кызыл Йолдыз”. 1949 елда “Кызыл Йолдыз” колхозына “Кызыл Чишмә”, “Кызыл Байрак”, “10 лет Октября” (Октябрьнең 10 еллыгы исем. поселок) колхозлары кертелә. 1994 елдан “Кызыл Йолдыз” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Хәзер авылда “Йолдыз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Әхмәтсафин Р.Г.” крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, сугыш елларында – дүрт еллык, 1949 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1971 елда урта мәктәп (2006 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1975–1976 елларда мәктәп янында тракторчы-машинист һөнәренә укыту өчен яңа бина төзелә.

Авылда мәдәният йорты (1935 елдан, башта мәчет бинасында урнаша, 1967 елдан яңа бинада), китапханә (1952 елдан), балалар бакчасы (1986 елдан, 2006 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан, 1951 елдан медицина пункты, 1989 елдан яңа бинада), мәчет (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Чишмә”– фольклор, “Мизгел” – театр, “Тургай” – җыр, “Алтын канатлар” хореография коллективлары (барысы да – 1991 елдан), “Сандугач” балалар җыр коллективы (1995 елдан), “Умырзая” балалар театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Төннәч” чишмәсе (2012 ел) бар.

Күренекле кешеләре

Т.З.Зиннуров (1949–2017) – драма актеры, ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артисты;

И.М.Миңлехәмәтова (1963 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында кафедра мөдире (2018 елдан).

Халык саны

1728 елда – 140 ир-ат;
1859 елда – 866,
1897 елда – 1611,
1908 елда – 1826,
1920 елда – 1921,
1926 елда – 1694,
1938 елда – 1530,
1949 елда – 1127,
1958 елда – 1077,
1970 елда – 1189,
1979 елда – 994,
1989 елда – 825,
2002 елда – 791,
2010 елда – 750,
2017 елда – 682 кеше (татарлар).