Биографиясе

1915 елның 28 апреле, Волынь губернасы, Новоград-Волынск өязе, хәзерге Украина Республикасы Житомир өлкәсенең Мирополь шәһәре – 2008 ел.

Киев индустриаль (хәзерге политехника) институтын тәмамлый (1941).

1942–1947 елларда Пермь оборона предприятиесендә; 1947 елдан Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында: 1957 елдан лаборатория башлыгы, 1967 елдан баш инженер, 1975–1977 елларда бүлек башлыгы, 1985–2001 елларда баш белгеч.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре пироксилин дарыларны җитештерү технологиясенә һәм аппаратлар белән җиһазландыруга карый.

В.И.Гиндич эре бөртекле дарылар җитештерүнең өзлексез технологиясен эшли, шуның нигезендә бу тармак предприятиеләре, пироксилин дарылар технологиясен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәреп, тамырдан реконструкцияләнә.

Аннан соңгы хезмәтләре вак бөртекле һәм көпшәсыман дарылар җитештерүне механикалаштырырга, җитештерүнең куәтен үстерергә, сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә.

Бүләкләре

1951 елда дарылар җитештерү технологиясен тамырдан яхшыртканы өчен һәм 1976 елда химия технологияләре өлкәсендәге хезмәте өчен СССР Дәүләт бүләкләре бирелә.

Уйлап табуга 22 авторлык таныклыгы бар.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Технология и оборудование производ­ства пироксилиновых порохов: В 2 ч. М., 1971-72;

Производство нитратов целлюлоз. Технология и оборудование. М., 1984;

Производство порохов. Казань, 1995.