Эчтәлек

Биографиясе

1886 елның 12 июне, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Теләнче Тамак авылы — 1938 ел.

Казан татар укытучылар мәктәбен (1908), Казан университетын (1914) тәмамлый.

Студентлар хәрәкәтендә актив катнаша, «Аң» журналы белән хезмәттәшлек итә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мөселманнар комитетын оештыруда, 1 нче һәм 2 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары (1917) эшендә катнаша.

1917 елда Казан губернасы Милли Шурасы башкарма комитеты әгъзасы. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте әгъзасы.

1921 елдан Әзәрбайҗан университетында (Баку) фәнни һәм педагогия эштә. Г.Исхакый, Й.Акчура һәм ХХ йөз башындагы татар әдипләре иҗатына, икътисади географиягә караган хезмәтләр авторы.

К.Ф.Фуксның хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.