«Корылтай» газетасының дәвамчысы.

Казандагы Мөселманнар комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 8 апреленнән 23 маена кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барлыгы 13 саны чыга.

Мөхәррирләре Г.-Г.Баттал, Н.Мохтаров.

Г.Баттал, Г.Гобәйдуллин һәм башка авторларның язмалары басыла.

Юнәлеше

Газета федераль-демократик респуплика төзү һәм милли-мәдәни автономия идеяләрен яклый.

«Алтай» Русиядә милли сәясәт мәсьәләләрен, мөселман хәрби частьләрен оештыру проблемаларын, Беренче бөтендөнья сугышы фронтларындагы хәлләрне яктырта.

Рубрикалары: «Сәяси яңалыклар», «Сугыш хәрәкәтләре», «Безнең тормышыбыздан».

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.