«Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 10 декабреннән 1908 елның 30 июленә кадәр Казанда татар телендә атнага 2-3 тапкыр нәшер ителә.

Барлыгы 85 саны чыга.

Мөхәррирләре Х.Фәйзи-Чистапули, Б.Шәрәф. Газетада Г.Гыйсмәти, Н.Думави, Г.Ибраһим, Ф.Хәкимов һәм башкалар авторларның язмалары басыла.

Юнәлеше

«Әхбар» укучыларны илдәге һәм дөньядагы сәяси хәлләр белән таныштыра, 1 нче Дәүләт думасы эшен яктырта, авыл хуҗалыгы торышы турында материаллар бастыра, халык мәгарифе мәсьәләләрен күтәрә, наданлыкны бетерү проблемаларына аеруча зур игътибар бирә.

Газета битләрендә иске ысуллар белән эшләүче мәдрәсәләрне үзгәртү һәм яңа мәктәпләр ачу турында кискен бәхәсләр алып барыла.

Татар язучылары әсәрләреннән өзекләр, татар халкы тарихына, әдәбият һәм сәнгать торышына кагылышлы мәкаләләр басыла.

Рубрикалары: «Сәяси яңалыклар», «Думада», «Авыл тормышы», «Әдәби яңалыклар» һәм башкалар.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926.

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.