Губерна, андагы оешмалар, халыкның шөгыле, билгеле бер елга аларның адреслары, шулай ук транспорт хәрәкәте расписаниесе, тарихи һ.б. мәгълүматлар белешмәлеге.

Тарихы

Россиядә моңа охшаш беренче басма «Сарай календаре» («Придворный календарь», 1733–1917, 1800 елдан тыш) чыга, анда сарай әһелләре штаты һәм сарайда үтә торган тантаналар тәртибе турында мәгълүматлар бирелә.

1840–1841 еллар өчен чыгарылган «Указатель города Казани или Памятная книжка для жителей Казанской губернии» – Казанда басылган беренче адрес-календарь. Ул биналар биләү һәм эшче көчләр белән килешү төзү эшләрен башкаручы «Белешмәлекләр урыны...» («Справочное место...») оешмасы төзегән статистик мәгълүматлар нигезендә И.С.Чернов тарафыннан нәшер ителә. Ул оешманы И.С.Чернов үзенең туганы белән берлектә ача, ләкин 1842 елгы янгыннан соң «Күрсәткеч» башка басылмый.

1855 елдан губерна статистика комитетлары башта Воронежда, аннан соң башка шәһәрләрдә хәтер кенәгәләре нәшер итә башлыйлар; 1865 елдан бу хокук аерым шәхесләргә дә бирелә.

1861 елдан алар Казанда адрес-календарь, адрес-календарь һәм хәтер кенәгәсе, адрес-календарь һәм белешмәләр кенәгәсе, адреслар кенәгәсе, календарь, хәтер китабы, хәтер кенәгәсе, белешмәләр кенәгәсе исемендә нәшер ителә; кайвакытта аларның исеме «Казан...» сүзеннән яисә наширнең фамилиясеннән башлана.

XIX йөзнең соңгы чирегеннән «Мәскәү» («Вся Москва», 1875–1917), «Петербург» («Весь Петербург», 1894–1914), «Казан. Адреслар һәм белешмәләр китабы» («Вся Казань. Адресная и справочная книга», 1899) дигән белешмәлекләр нәшер ителә.

1917 елдан соң андый басмалар чыгудан туктый (Әстерхан шәһәреннән кала). 1920 елларда гына аларны яңадан чыгаруга омтылышлар була: «1920 елга Казан шәһәре һәм Казан губернасы белешмәлеге» дөнья күрә («Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 год»).

Махсус белешмәлекләр

Гомуми белешмәлекләрдән башка, төрле ведомстволарның махсус белешмәлекләре чыгарыла (епархияләр, уку-укыту округлары, табибләр һ.б.), алар арасында Казан басмалары, мәсәлән: «Адрес-указатель вольнопрактикующих врачей-специалистов города Казани» (1910), «Врачебный указатель ...» (1927), «Научные работники Казани. Справочник» (1927); Казан руханилар академиясенең 1895/96 – 1915/16 академик елларга хәтер кенәгәләре, Казан уку-укыту округы түрәләре һәм укытучылары исемлекләре (1846 елдан 1914 елга кадәр, өзеклек белән), Казан университеты студентлары исемлеге (1834 елдан 1918 елга кадәр, өзеклек белән); Әмиров К.Ф. «Казань: где эта улица, где этот дом?: Справочник улиц города Казани» (1995).

Адреслар китабының тагын бер төре – телефоннар белешмәлеге: 1895–1903 еллар өчен «Абонентам на телефонное сообщение в города Казани», «Список абонентов Казанской правительственной телефонной сети на 1915 год», «Телефонный справочник Казанского отделения дороги» (1971), «Справочно-информационная служба городской телефонной сети дает справку» (1987), «Деловая Казань 1999: телефонно-адресный справочник» (1999) һ.б. китаплар басыла.

Әдәбият

Павлов А. Казанские календари: 1840–1891.

Историко-библиографическая заметка // Казанские вести. 1892. № 365 (10 янв.) – № 366 (12 янв.).

Справочники по истории дореволюционной России: библиографический указатель. М., 1978.

Балацкая Н.М., Раздорский А.И. Памятные книжки губерний и областей Российской империи: 1863–1917. Предварительный список. СПб., 1994.

Недорезова И. «... Дело полезное и похвальное» // Татарстан. 1997. №10.

Книга: энциклопедия. М., 1999.

Автор – И.А.Новицкая